news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Сугышчан кардәшлек. Кукмара» төркеме «Хәрбигә – 9 Май бүләге» акциясен игълан иткән

Кукмара районының «Сугышчан кардәшлек. Кукмара» волонтерлар төркеме махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләргә ярдәм йөзеннән чираттагы хәйрия акциясен башлап җибәрде. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

«Хәрбигә – 9 Май бүләге» дип аталган әлеге изге эшнең төп максаты – якташларыбызга рухи һәм матди ярдәм күрсәтү, аларга туган як җылысын җиткерү.

«Җиңү бәйрәме уңаеннан хәрбиләргә күчтәнәчләр әзерләргә булдык. Шулай ук якташлардан килгән исемлек буенча да кирәк-яраклар туплыйбыз, – ди төркем җитәкчесе Радик Габдрахманов. – Уртак тырышлык белән әзерләнгән ярдәм шушы көннәрдә 70нче гуманитар йөк белән озатылачак».

Төркем җитәкчесе сүзләренчә, бүгенге көндә иң кирәкле әйберләр арасында пиломатериаллар аеруча зур урын алып тора.

«Яңа блиндажлар, саклану корылмалары төзү өчен такта, сайгак, ОСБ плитәләре, җылылык саклый торган материаллар, кадак, саморез, скобалар күп кирәк. «Хан» позывнойлы райондашыбызга да КамАЗ машинасы өчен запас частьлар туплау дәвам итә. Моннан тыш, дару препаратлары, азык-төлек, шәхси гигиена чаралары, окоп шәмнәре, генераторлар да – фронтта алыштыргысыз ярдәм булып тора», – ди ул.

Волонтерлар базасыннан кеше өзелми. Авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр, мәктәп, балалар бакчалары, хезмәт коллективлары, олы йөрәкле, битараф булмаган райондашлар ярдәм кулын суза.

Киштәләрдә ни генә юк: чәкчәк, сохари, конфет-печенье, кулдан киселгән токмач, тиз әзерләнә торган ашлар, тушенка, куертылган сөт, кайнатма, шырпы, гигиена чаралары, сөлге-тастымал, оекбаш, перчатка, эчке киемнәр... Лубянның «Атлант» спорт клубыннан авыл халкы тырышлыгы белән әзерләнгән 20гә якын маскировка челтәре һәм шактый гына окоп шәмнәре, Кукмараның «Наз» бүлекчәсендә сәламәтлеген ныгытучылардан урын-җир кирәк-яраклары, консервланган продуктлар алып килгәннәр. Шулай ук тегү фабрикасының мендәр һәм юрганнарын, шәхси эшмәкәр тапшырган янгын сүндерү җайланмаларын, ике генераторны, ОСБ плитәләрен дә 70нче сәфәрдә алып барачаклар.

Нырты авыл җирлеге башлыгы китергән зур савыттагы бал да – хәрбиләр өчен татлы күчтәнәч булачак.

«Тупланган барлык кирәк-яракларны да тигез итеп капларга тутырабыз һәм «Хәрбигә – 9 Май бүләге» дигән язу ябыштырабыз, – ди Радик Хәкимҗан улы. – Без һәркемгә шат, ярдәм итәргә теләүчеләрне үзебезнең базада көтеп калабыз».

news_right_1
news_right_2
news_bot