Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга Тукай районы Биклән авылында һәйкәл ачтылар
Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга Тукай районы Биклән авылында һәйкәл ачу тантанасы булды. Бу хакта «Якты юл» сайтында хәбәр ителә.
Монументны төзү инициативасы ветераннарның үзләренеке, ә аны куюда төп рольне авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев һәм Әфган сугышы ветераны Фәрит Галәветдинов уйнады. Үзара салым программасы кысаларында авыл халкы финанс ярдәме күрсәтте. Һәйкәлнең авторы-скульптор Вадим Иксанов.
Митингта хәрби хәрәкәтләр ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, хакимият вәкилләре һәм җирле халык катнашты. Тантаналы нотык белән Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев чыгыш ясады.
Тантана кысаларында Камил Нәҗмиев һәм Тукай районы хәрби комиссары Дамир Вәлиев һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә дәүләт бүләкләре (үлгәннән соң) тапшырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз