Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хәрби хәрәкәтләр ветераннары вакытыннан алда пенсиягә чыгарга мөмкин
Дәүләт Думасына закон проектын керттеләр, анда хәрби хәрәкәтләр ветераннары билгеләнгән сроктан биш елга алдан пенсиягә чыга алачагы турында әйтелә. Бу документ Думаның электрон базасында чыкты.
Закон проекты инициаторлары, шул исәптән, ЛДПР фракциясе лидеры Леонид Слуцкий һәм депутат Ярослав Нилов (ЛДПР) булды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Закон проектында хәрби хәрәкәтләр ветераннарына картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукын бирергә тәкъдим ителә. Шул ук вакытта түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш: иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукын бирә торган яшькә җитү (ир-атлар 60 яшь һәм хатын-кызлар 55 яшь), кимендә 15 ел иминият стажы булу», диелгән закон проекты текстында.
Закон проектына аңлатмада әйтелгәнчә, 30дан ким булмаган күләмдә индивидуаль пенсия коэффициенты күләме исәпкә алыначак.
«Бүген хәрби хәрәкәтләр ветераннарына ярдәм итүгә юнәлдерелгән закон проектын кертәбез. Ул аларга пенсиягә 5 елга алдан чыгу хокукын бирә, 55 яшьтә (хәзерге 60 урынына) хатын-кызлар һәм ир-атлар 60 яшьтә (хәзерге 65 яшь урынына) пенсиягә чыга ала», - дип хәбәр итте Нилов Telegram-каналында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз