news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сугыш ветераннары һәм аларны озатып йөрүче Татарстанда су транспортында бушлай йөри ала

Сугыш ветераннары һәм аларны озатып йөрүче Татарстанда су транспортында бушлай йөри ала
Фото: © «Татар-информ»

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү чорында ветераннарга һәм аларны озатып йөрүчеләргә Татарстан территориясендә шәһәр янында йөри торган су транспортында бушлай йөрү хокукы биреләчәк.

Искәртик, Татарстанда Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм катнашучыларга навигация чорында шәһәр яны су транспортында йөрү бәясеннән 50 процент ташлама бирелә. Узган ел мондый хокуктан 7 сугыш ветераны һәм инвалиды файдаланды.

Моннан тыш, сугышта катнашучылар һәм инвалидлар, шулай ук аларны озатып йөрүчеләр тимер юл транспортында бушлай йөри ала. Социаль хезмәтләр җыелмасы белән белешмә һәм паспорт күрсәтелгән очракта 100 процент ташлама бирелә. 2024 елның беренче кварталында шундый 283 сәфәр кылганнар инде.

Бөек Ватан сугышы ветераннары арасыннан гражданнарның аерым категорияләренә шулай ук шәһәр җәмәгать транспортының барлык төрләрендә һәм шәһәр яны юлларында йөри торган автомобиль транспортында йөрү өчен ташлама бирелә. Бердәм социаль юл билетының бәясе 2024 елның 1 гыйнварыннан 605 сум тәшкил итә.

Шулай ук 1 майдан 31 майга кадәр «Таттелеком» ГАҖ Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына, шулай ук Татарстанда яшәүче әлеге категорияләргә тиңләштерелгән гражданнарга бушлай телефон элемтәсе һәм теләсә кайсы категориядәге бушлай эчке телеграммалар тәкъдим итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100