news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сугыш ветераннары госпитале, архивын яңарту өчен, 1 миллион сумлык грантка лаек булган

Казан шәһәренең Сугыш ветераннары госпитале «Татарстанның иң яхшы архивы» конкурсында коммерцияле булмаган оешмалар арасында беренче урынны яулаган.

Архивны модернизацияләү өчен хастаханә 1 миллион сум күләмендәге грантка лаек булган. Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта учреждениенең баш табибы Илдар Фәхретдинов шул хакта сөйләде.

«Госпиталь – хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, өлкән яшьтәге пациентларга медицина ярдәме күрсәтүче алдынгы медицина оешмаларының берсе. Биредә 600дән артык хезмәткәр, шул исәптән 170 табиб эшли», – дип хәбәр итте ул.

Консультатив поликлиника каршында амбулатор медицина реабилитациясе бүлеге, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кайнар элемтә һәм контакт-үзәк эшли. 2020 елда биредә хәрби-тарихи музей ачылган. Аның экспозициясе даими тулыландырыла, шул исәптән махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләр тапшырган экспонатлар белән дә баетыла.

Илдар Фәхретдинов сүзләренчә, архив-медицина документлары аеруча зур тарихи кыйммәткә ия. Аларда ветераннарның батырлыклары, дәвалану этаплары теркәлә.

Госпитальдә 2021 елдан документлар «ТР Электрон сәламәтлек саклау» системасында формалаша. 2024 елның октябреннән архив эше өчен җаваплы хезмәткәр билгеләнгән, шәфкать туташлары һәм медицина регистраторлары махсус укулар үтә.

Элегрәк архив документлары ике төрле бүлмәдә сакланган: идарә документлары өчен гомуми мәйданы 24 квадрат метрдан артык булган ике бүлмә, ә 140 мең медицина картасы урнаштырылган медицина архивы өчен гомуми мәйданы 62 квадрат метрдан артык булган өч бүлмә каралган. Документлар агач шкафларда һәм картон тартмаларда сакланган.

Архивны заманча техник җиһазлау стратегиясе эшләнгән. «Медицина архивы тулысынча металл стеллажлар белән җиһазландырылды. Якын арада өстәмә стеллажлар һәм архив тартмалары кайтарылуы көтелә», – дип сөйләде Илдар Фәхретдинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot