news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сугыш инвалидлары, тол хатыннар һәм космонавтлар берьюлы ике пенсия ала ала

Кайбер россиялеләр берьюлы ике пенсия алырга хокуклы. Бу хакта «Прайм» агентлыгына «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының юридик факультеты деканы, профессор Вадим Виноградов сөйләде.

Аның сүзләренчә, гамәлдәге законнар күздә тоткан гомуми кагыйдә нигезендә гражданин бары тик бер генә пенсия ала ала. Әмма бу кагыйдәдән искәрмәләр бар.

Эксперт аңлатканча, гражданның тиешле тупланмалары булган очракта, тупланма пенсия пенсия түләүләренең башка төрләренә бәйсез рәвештә түләнә ала. Моннан тыш, 2001 елның 15 декабрендәге 166-ФЗ номерлы «Дәүләт пенсия тәэминаты турындагы» законда ике пенсия алу рөхсәт ителгән категорияләр исемлеге билгеләнгән.

Бу исемлеккә сугышта имгәнү нәтиҗәсендә инвалид булган гражданнар, шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучылар керә. Алар бер үк вакытта инвалидлык буенча пенсия һәм картлык буенча иминият пенсиясен ала ала. Шундый ук хокук космонавтларга да бирелгән – алар тиешле еллар санын эшләгән өчен яки инвалидлык буенча пенсия, шулай ук картлык буенча иминият пенсиясе ала ала.

Моннан тыш, сроклы хезмәт үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннарына, әти-әнисенә һәм инвалид балаларына ике пенсия билгеләнә ала. Тол хатыннарга һәм әти-әниләргә картлык, инвалидлык буенча иминият пенсиясе, социаль пенсия яки тиешле еллар санын эшләгән өчен пенсия туендыручысын югалткан өчен пенсия белән беррәттән билгеләнергә мөмкин. Туендыручысын югалткан инвалид балаларга шулай ук инвалидлык буенча иминият яки социаль пенсия билгеләнергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot