Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сугыш елларында колхозда эшләгән Мөкатдисә Бәдретдиновага 95 яшь тулды
Сугыш елларында колхозда эшләгән Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Мөкатдисә Бәдретдинова бүген 95нче туган көнен бәйрәм итә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Мөкатдисә Бәдретдинова 1931 елның 19 февралендә Апас районының Кече Күккүз авылында туган. Сугыш вакытында һәм аннан соң Кызыл Татарстан колхозында эшләгән. 1972 елда Казанга күчеп килгән, трикотаж фабрикасына формачы булып эшкә урнашкан һәм пенсиягә кадәр эшләгән», - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Тыл хезмәтчәненең балалары юк. Хәзерге вакытта Мөкатдисә Бәдретдинова үзен үзе карый. Хуҗалык эшләре белән аңа туганнары булыша.
Татарстанның мактаулы кешесе «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 55 ел», «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел», «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз