Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Суган тагын кыйммәтләнде, кәбестә белән кишер дә аннан калышмый
Казанның сәүдә нокталарында узган атнада булган төп бәяләр үзгәреше шуннан гыйбарәт
(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”). Казанның сәүдә нокталарында башлы суган бәясе күтәрелүен дәвам итә. Узган атнада ул тагын 17,6 процентка кыйммәтләнгән. Башка төр яшелчәләрдән, кәбестә белән кишер бәясе 5,5-6,2 процентка, бәрәңгенеке-1,4 процентка арткан. Башка төр туклану продуктларыннан атланмай, сырлар һәм катырылган балык та кыйммәтләнә төшкән. Аларда бәяләр үзгәреше 1,3-2,2 процент тирәсе. Пастеризацияләнгән сөт, көнбагыш мае, дөге ярмасы, шикәр комы өчен дә узган атнада 0,4-0,8 процентка артыграк түләргә туры килгән.
Шул ук вакытта тары ярмасы, ярымысланган казылык, бодай оны, токмач, алма-1,1-2 процентка, тавык ите белән 40 градуслы аракы бәясе 0,4 процентка төшкән.
Бу мәгълүматларны Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР идарәсе ирештерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз