news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Суган кыйммәтләнде

Узган атнада аның бәясе тагын 13 процентка күтәрелгән

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). Узган атнада Казанның сәүдә нокталарында яшелчә һәм җиләк-җимеш продукцияләре арасында иң зур бәяләр үзгәреше башлы суганда күзәтелгән. Аның хакы 13 процентка күтәрелгән. Алма, бәрәңге һәм кәбестәнең тагын 3-3,5 процентка, кишернең –якынча 2 процентка кыйммәтләнүе мәгълүм.

Җирле җитештерүчеләрнең шикәр комын сатып җибәрү бәяләрен арттыруы, шулай ук әлеге төр продукцияне чит төбәкләрдән кертүчеләрнең бәяләрне күтәрүе нәтиҗәсендә, аның хакы узган атнада 5,4 процентка күтәрелгән. Узган атнада каты сыр һәм ярымысланган казылык өчен 1,3-1,4 процентка, атланмай, йомырка, дуңгыз ите, 40 градуслы гадәти аракы өчен -0,3-0,5 процентка кыйммәткәрәк түләргә туры килгән. Башка төр туклану продуктларына килгәндә, сөт һәм майлы эремчек бәясе дә 0,5-1,3 процентка арта төшкән.
Ә менә тавык ите белән дөге ярмасының бераз очсызлануы күзәтелә. Алардагы бәяләр үзгәреше 0,7-1,2 процент тирәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot