news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Суган белән кәбестә тагын кыйммәтләнде

Дөге ярмасы белән йомырка бәясе дә үсешен дәвам итә

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанның сәүдә нокталарында узган атнада да яшелчә һәм җиләк җимеш, сөт продуктлары бәяләре үсеше дәвам иткән. Иң зур үсеш яшелчә һәм җиләк-җимештә күзәтелгән. Татарстанстат хәбәрләренә караганда, башлы суган бәясе тагын 5,3 процентка, кәбестәнеке 6,6 процентка күтәрелгән. Кишер -3,7 процентка, алма һәм бәрәңге 1,1-1,3 процентка кыйммәтләнә төшкән.

Сөт продуктлары да калышмый. Майлы эремчекне хәзер 1,4 процентка, атланмай һәм сырларны 0,6-0,9 процентка кыйммәткәрәк алырга туры килә. Моннан тыш, дөге ярмасы, йомырка, шикәр комы – 1-2,4 процентка, гадәти сыйфатлы 40 градуслы аракы бәясе 3,5 процентка күтәрелгән.

Шул ук вакытта бодай оны, көнбагыш мае һәм тары ярмасы бәясе 0,6-0,9 процентка кими төшкән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100