news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Суга төшеп үлемен табучыларның 92 проценты махсус җиһазланмаган урыннарда коенган
Быел коену сезоны рәсми төстә 1 июньдә ачылачак. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе халыкны сулыкларда үтә сак булырга өнди
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Агымдагы ел башыннан бирле 18 майга кадәрге вакыт эчендә Татарстанда 11 кеше суга батып үлгән. Былтыргы шушы ук вакыт белән чагыштырганда (узган елда – 17 кеше) бу 35 процентка ким булса да, хәвефләнерлек нигез бар: су коену сезоны ачылырга өлгермәгән, ә батып үлүчеләр саны инде май аенда гына да 7гә җиткән.
Узган елгы статистика мәгълүматларга күз салсак, республика сулыкларында 233 кешенең гомере өзелгән булып, шуларның 159ы – коену сезонына туры килә, ягъни сулыкларда кечерәк бер авылда яшәүче халык кадәр санда кеше юк була дип күзалларга кирәк, дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары – кече үлчәнешле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Рафаэль Җаббаров.
Аның сүзләренчә, кешеләрнең күпләп кырылуына китергән төп сәбәпләрдән, беренче урында – юлларда транспорт һәлакәтләре, аннары – янгыннар, кеше үтерү, дүртенче урында – сулыклардагы һәлакәтләр. Суга төшеп үлемен табучыларның 92 проценты махсус җиһазланмаган урыннарда коенган; алкоголь, наркотик кулланганнан соң су керү, йөзә белмәгән килеш коену һәм балаларны игътибарсыз калдыру – сулыкларда үлемгә этәргән сәбәпләр. Болардан тыш, баш дәүләт инспекторы басым ясап әйткәнчә, кешеләрнең батып үлүендә “кыргый пляж”ларда коену тыелуы, батучы кешегә беренче ярдәм күрсәтү турындагы мәгълүмати плакат-аншлаглар булмау, гидроцикллар, катамараннарны прокатка бирү пунктларының пляж акваторияләрендә булуы һәм кече үлчәмле судноларның керүе дә үзенең “кара” эшен эшли, чөнки коенучыларның баш очыннан үтә.
Быел исә коену сезоны рәсми төстә 1 июньдә ачылачак. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, бәла-каза килеп чыкмасын өчен, халыкны сулыкларда үтә сак булырга өнди һәм бары тик махсус каралган урыннарда гына коенырга киңәш итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot