Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Судлар, финанс хәленә карамастан, исерек шоферлардан машинасын тартып алырга рөхсәт итте
Гомуми юрисдикциядәге өченче кассацион суд исерек машина йөртүчеләрдән транспорт чараларын тартып алырга рөхсәт итте. РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, закон бозучының матди хәле автомобильне конфискацияләү мөмкинлегенә йогынты ясамый.
Карар исерек килеш рульгә утырган өчен ике тапкыр тоткарланган ир-ат эше буенча чыгарылган. Беренче очрактан соң аңа административ җәза бирелгән, ә икенчесеннән соң аңа карата җинаять эше кузгатканнар. Суд 240 сәгать мәҗбүри эш билгеләгән, ике елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткән һәм аның Mercedes-Benz CLA 200 автомобилен дәүләт милкенә тапшырган.
Кассацион инстанциядә әлеге карарга ризасызлык белдерү омтылышы уңышсыз төгәлләнде.
Судта аңлатуларынча, бу норманы куллану хөкем ителүченең тормыш шартларына һәм матди хәленә бәйле түгел, ике шарт та җитә: беренчедән - транспорт чарасының хөкем ителүченеке булуы, икенчедән - административ җәзага тартылган яисә хөкем ителгән затның исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз