news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Судлар кичкән "Тыңлачы, сандугач" җырын Илгиз Мөхетдинов хор белән башкарды

Рәшит Ваһапов исемендәге XIII халыкара татар җыры фестиваленең гала-концерты үтте.

Судлар кичкән "Тыңлачы, сандугач" җырын Илгиз Мөхетдинов хор белән башкарды
Рамиль Гали

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Рәшит Ваһапов исемендәге XIII халыкара татар җыры бәйгесенең гала-концертында яшь җырчы Илгиз Мөхетдинов, хорга кушылып, “Тыңлачы, сандугач” җырын башкарды.

Исегезгә төшереп узабыз, шагыйрь Илдар Юзеев белән композитор Рәис Ханнановның “Тыңлачы, сандугач” җыры халыкка яшь җырчы Ришат Төхвәтуллин башкаруында танылды. Әмма хәзерге вакытта Ришатның бу җырны башкарырга хокукы юк, җырның хокуклары, судлар аша үтеп, Ришатның элеккеге продюсеры Рифат Фәттаховта калды.

“Безнең Казан музыка көллияте хорына шушы җыр тәкъдим ителде. Мин – бу хорның солисты. Академик хор белән башкаргач, без җырны бераз “классиклаштырдык”, – дип аңлатты Илгиз бу җырны башкару тарихын. – Әлбәттә, башкарыр алдыннан курку бар иде. Бу җыр инде танылган булгач, бик кайгырдым. Тамашачының бүген җырны кабул итүеннән канәгать калдым”.

Илгиз Мөхетдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә бу җырны ялгызы башкарырга җыенмавын әйтте. “Беренчедән, Ришатны кабатлау кебек була, икенчедән бу – аның җыры, халыкның җанына ул Ришат тавышы белән үтеп кергән”, – диде Илгиз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100