news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Приставлар махсус операциядә катнашучыларга карата 4 млрд сумлык производствоны туктаткан

Приставлар махсус операциядә катнашучыларга карата 4 млрд сумлык производствоны туктаткан
Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Татарстанда махсус хәрби операция башланганнан бирле суд приставлары бурычы җыелган 16 мең кешегә карата кузгатылган 4 миллиард сумлык 63 мең башкарма производствоны туктаткан. Татарстан Республикасы баш суд приставы урынбасары Альберт Ибәтуллин «Татар-информ» агентлыгындагы матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Шул исәптән, агымдагы ел башыннан без бурычы булган биш меңнән артык кешегә карата кузгатылган 800 миллион сумлык 12 мең башкарма производствоны туктаттык. Шулай ук, контракт төзүгә бәйле рәвештә, 5,5 меңнән артык кешегә карата кузгатылган 1,4 миллиард сумлык 19 мең башкарма производство туктатылды» - диде ул.

Ул моның алиментларга һәм сәламәтлеккә китерелгән зыян өчен түләүләргә кагылмавын билгеләп үтте.

«Закон бары тик кредит бурычларына гына кагыла. Алимент, шулай ук гомергә һәм сәламәтлеккә китерелгән зыянны каплау буенча йөкләмәләр исәптән алынмый», - дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot