Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Суд приставлары Вахитов районында бурычлы кешеләрнең адреслары буенча рейд үткәрде
Россия Федераль суд приставлары хезмәте ТР буенча Баш идарәсенең Казанның Вахитов районы суд приставлары-башкаручылары бурычлы кешеләрнең адреслары буенча рейд үткәрде.
Аларның берсе 20 мең сумлык салым бурычын түләмәгән. Икенчесенең - салымнар буенча әҗәте, шулай ук ярты миллион сумга якын кредит бурычын түләтү турында ике башкарма производствосы бар. Тагын бер казанлының кредитлар буенча бар миллион сумнан артык бурычы җыелган. Аңа шулай ук 77 мең сумлык башкарма җыем исәпләнгән.
Рейд вакытында бурычлыларның берсе дә өендә юк иде. Суд приставлары мәҗбүри башкару чараларын куллануны дәвам итәчәк, әгәр бурычлы кешенең кайда икәнен билгеләү мөмкин булмаса, аны эзләүгә бирергә мөмкиннәр. Бурычлының яшәү урыны буенча мөлкәте булса, суд приставы-башкаручының акт төзергә һәм милеккә арест салырга хакы бар.
Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров
Рейд барышында тикшерелгән барлык бурычлыларга карата да законда каралган чаралар кулланыла инде. Алар арасында күчемсез милек һәм транспорт белән бәйле теркәү гамәлләрен башкаруны тыю, Россия Федерациясеннән чыгу хокукын вакытлыча чикләү һәм башкаларны атап үтәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз