Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Судак мәҗелесе йортсыз калган гаилә проблемасын хәл итә
Судак мәҗелесе йортсыз калган гаилә проблемасын хәл итә
(Симферополь, 26 июль, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Кичә Судак шәһәре төбәк мәҗлесенең чираттагы утырышы узды. Анда Кырымның Министрлар Советы вице-премьеры Азиз Абдуллаев, Мәҗлес секретариаты башлыгы Заир Смедляев, Мәҗлес әгъзалары Әминә Авамилева, Кырым Югары Радасы депутаты Смаил Тәминдаров, Кырымтатар милли хәрәкәте оешмасы башлыгы Эреджеп Хәйретдинов катнашты. Утырышның 24 июль көнне Куркчи Шукурадагы өйне сүтү турында сөйләшү — төп темалардан булды.
Мәхкамә карары буенча, йорт башка берәүнеке булган җиргә салынган. Аны сүтүдә Кырымның коралланган “ОМОН”чылары һәм Украинаның Кырымдагы Эчке эшләр министрлыгы бүлеге җитәкчесе урынбасары, җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе башлыгы Николай Федорянның да катнашуы мәгълүм.
Утырышта катнашучылар җирле хакимияттән тиз арада йортсыз калган Куркчи Шукура авылындагы кырымтатар гаиләсенә җир бүлеп бирүне таләп итү турында карар кабул итте. Бүгенге көндә яшәү урынсыз калган гаилә Кырымга Үзбәстаннан күченеп кайткан. Аларның өч кечкенә балалары бар. Шуңа да Мәҗлес әлеге гаиләгә килгән зыянны хакимияттән түләүне таләп итәргә уйлый.
Төбәк мәҗлесе җитәкчесе Мемет Усманов әлеге гаиләгә кырымтатар эшмәкәрләре ярдәм итәчәге хакында да белдерде.
Моннан тыш, ике атна дәвамында мәҗлес әлеге төбәктә яшәүче Кырым татарларының проблемаларына кагылышлы җыелышлар уздырырга ниятли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз