news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Суда йөзүче кыргый кошларга 5 декабрьгә кадәр ау рөхсәт ителгән

«Атылган кошларның пробалары ветеринария лабораториясенә китерелә. Кош гриппына тикшерү буенча барлык нәтиҗәләр бүгенгә тискәре», — диде ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин.

Суда йөзүче кыргый кошларга 5 декабрьгә кадәр ау рөхсәт ителгән
«Татар-информ» архивы

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 4 сентябрьдән алып 5 декабрьгә кадәр суда йөзүче кошларга — казларга, үрдәкләргә ау рөхсәт ителгән.

«Атылган кошларның пробалары ветеринария лабораториясенә китерелә. Кош гриппына тикшерү буенча барлык нәтиҗәләр бүгенгә тискәре», — диде ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.

Ул аеруча кыргый үрдәкләр вирус таратучы булып саналганын искәртте. Кош гриппы терлек азыгы, транспорт, терлек җәймәсе, каурый һәм башка бик күп әйберләрдән йогарга мөмкин.

Габделхак Мотыйгуллин барлык кош ветеринария документлары белән сатылырга тиешлеге турында кисәтте. Кошның авыру билгеләре ачыкланса, ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә, мөстәкыйль дәваланмаска киңәш итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100