news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Суда үлүче балаларның саны, узган елга караганда, ике тапкырга кимегән – Юрий Венедиктов

Быелгы коену сезонында Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре сигез баланы коткарып калган.

(Казан, 26 июль, "Татар-информ", Валерия Белова). Татарстанда, узган ел белән чагыштырганда, суда үлүче балаларның саны ике тапкырга кимегән. Бу хакта "Татар-информ" матбугат конференциясендә республиканың кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов бәян итте.

"Балаларның судагы үлеме һәрвакыт зур борчу тудыра. Бу күрсәткечнең кимүенә карамастан, быел Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм халык ярдәме белән сигез бала коткарылган – ә бу потенциаль үлем. Министрлыклар һәм оешмалар белән бергә мәктәпләрдә, балалар сәламәтләндерү лагерьларында актив профилактик эш алып барыла", – дип хәбәр итте ул.

Юрий Венедиктов сүзләренә караганда, быел 106 сәламәтләндерү лагерьларында 162 профилактик дәрес оештырылган. Шул рәвешле коткаручылар 13 мең 925 бала белән әңгәмә үткәргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot