news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Суд зәйлене 15 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды

Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.

(Зәй, 6 ноябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары"). Берничә мәртәбә хөкемгә тартылган зәйле тагын җинаять кыла, дип яза район газетасы.

Зәй шәһәр суды кеше сәламәтлегенә белә торып зыян салу һәм аның милкенә законсыз ия булган өчен 27 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарды, аны 15 елга ирегеннән мәхрүм итте, дип хәбәр итә шәһәр прокуратурасы.

Июнь аенда әлеге ир-егет төн уртасында исерек хәлдә Тимер юл урамында яшәүче 1955 елгы танышына (пенсионер) килә һәм спиртлы эчемлек сатып алу өчен акча даулый башлый. Пенсионер аңа акча бирүдән баш тарта. Егет , өлкән яшьтәге кешенең аңа карата артык каршылык күрсәтә алмавын аңлап, таяк ала һәм аны кыйный башлый.Ул таяк белән пенсионерның әле башына, әле күкрәгенә, кулларына, аякларына 11 мәртәбә суга. Өлкән кеше авыртудан каршылык күрсәтми башлагач, 1050 сум акчасын урлап чыгып кача. Пенсионер. баш миенә кан савып, үлә. Берничә мәртәбә хөкемгә тартылган зат җинаять эшен тикшерү барышында гаебен танымый. Суд аңа карата 15 ел ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгара. Җинаятьче ул срокны махсус режимдагы колониядә үткәрәчәк.

Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100