Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан суды авариядә ике баланың үлемендә гаепле шоферга карата хөкем карары чыгарды
Казан - Буа – Ульяновск трассасында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте өчен Казанда яшәүче ир-атка карата хөкем карары чыгарылды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
Фаҗига 10 августта була. Юл-транспорт һәлакәтендә 12 яшьлек Рамазан һәм аның 11 яшьлек сеңлесе Иделиянең гомере өзелә. Балаларның әтиләре һәм аның абыйсы белән Тәтеш районыннан кайтып килеше була.
Суд ачыклаганча, Hyundai автомобиленең йөртүчесе арыган килеш хәрәкәтне даими контрольдә тоту мөмкинлеген тәэмин итми торган тизлектә хәрәкәт иткән. Җиңел машина каршыга килүче автомобиль белән бәрелешкән, шуннан соң икенче транспорт чарасына килеп сыланган.
Нәтиҗәдә, ике кечкенә бала һәлак булган, тагын ике кеше авыр тән җәрәхәтләре алган.
Суд ир-атка карата биш елга колониягә озату рәвешендәге җәза билгеләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз