news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Суд укытучыларга яулык бәйләүне рөхсәт итте” формулировкасы дөрес түгел – адвокат Ашимов

Мордовиянең Ромодан районы суды матбугатта таралган мәгълүматны кире каккан иде.

(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Без нәтиҗәне “Суд мөслимә укытучыларга яулык бәйләүне рөхсәт итте” дигән рәвештә әйтә алмыйбыз, шуңа күрә суд сайтында дөрес язылган”, - ди адвокат Марат Ашимов Мордовия Республикасы Ромодан район суды сайтында кичә урнаштырылган хәбәр турында. Искәртеп үтик, Мордовиянең Ромодан районы суды Азюрка татар авылы укытучыларның дәгъваларын карау нәтиҗәләре буенча массакүләм мәгълүмат чараларында таралган мәгълүматны кире какты.

Билгеле булганча, узган ел азагында Азюрка мәктәбендә укытучыларның яулык бәйләвенә кагылышлы конфликт башланды. Мәктәп директоры Вера Липатова да, Мордовиянең Мәгариф министрлыгыннан вәкилләр дә укытучылар белән җитди сөйләшүләр үткәрде, эштән азат итү белән янады. Яулыктан килүне дәвам иткән укытучыларга шелтә белдерелде, кисәтүләр ясалды. Низаг чыкканнан бирле укытучыларны яклап эшләүче адвокатларның берсе – Марат Ашимов. 13 укытучыдан яулык бәйләп йөрүне тыю рәвешендәге дискриминацион гамәлләр өчен китерелгән рухи зыянны мәктәп җитәкчелегеннән түләттерү турында дәгъва гаризалары әзерләнә.

27-28 нче мартта узган суд утырышларыннан соң, адвокатлар Марат Ашимов, Равил Тугушев, Руслан Нагиев үз фикерләрен социаль челтәрләрдә җиткерде. Күп кенә массакүләм мәгълүмат чаралары, шул шәрехләмәләргә нигезләнеп, суд карары бик үк дөрес яңгырамаган рәвештә мәгълүмат тараткан булып чыкты. Адвокатларның “Мордовиянең Азюрка авылында укытучыларның яулык бәйләвен тыю турында эш азагына якынлашты. Процессның нәтиҗәсе шундый: яулыктан йөрүне тыю һәм яулык бәйләгән өчен шелтә белдерү гамәлдән чыгарылды” дип язулары, күрәсең, журналистларны да ялгыштырган. Шул сәбәпле, Мордовиянең Ромодан районы суды ММЧ мәгълүматларына инкарь әзерләгән.

“Без турыдан-туры “суд яулык киюне рөхсәт итте дип әйтә алмыйбыз, шуңа күрә алар үз сайтларында дөрес язган. Чөнки яулык киюне тыю һәм шелтә белдерү турында фәрманнар, суд карарына кадәр үк, мәктәп тарафыннан үз көченнән чыгарылган иде инде. Мәктәп директоры февральдә үк алардан баш тарткан иде. Ягъни, дәгъва белдергәндә, яулык бәйләп йөрүгә бернинди чикләүләр юк иде инде, шулай да без рухи зыянны түлләтермәкче идек, әмма безнең бу дәгъваларны кире кактылар. Без морадыбызга ирештек дияргә була, чөнки дәгъва белдергәч, мәктәп директорының бәхәсле фәрманнары гамәлдән чыгарылды, әмма башка таләпләрне суд канәгатьләндермәде. Ягъни суд тарафыннан “яулык кию” рөхсәт ителде дигән карар булмады, болай дип әйтү дөрес түгел. Рөхсәтне Конституция, федераль закон гына бирә. Ә рухи зыянны түләттерү ул кадәр үк һәлиткеч түгел иде”, - дип белдерде Марат Ашимов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, 31 мартта суд тарафыннан юридик дәлилләр белән карар тексты чыгарга тиеш. Марат Ашимов, суд карарына шикаять бирелмәсә, аның бер айдан законлы көченә керергә тиешлеген әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100