news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Суд Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесен ике айга кулга алды

Суд процессы вакытында, кайбер мәгълүматларга караганда, Ленар Авзаловның хәле начарланган.

(Чаллы, 30 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Суд Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесен Ленар Авзаловны ике айга сак астына алган.

Кайбер мәгълүматларга караганда, Ленар Авзаловның иреген чикләү чараларын билгеләү белән бәйле процесс вакытында хәле начарланып киткән. Утырыш залына ашыгыч ярдәм бригадасы чакырылган.

Шуңа да карамастан, суд иректә калып, эш буенча барган шаһитларга басым ясарга мөмкин булуын истә тотып, район сити-менеджерын 22 сентябрьгә кадәр СИЗОга җибәрергә дигән карар чыгара.

Элегрәк «Татар-информ» Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе агачларны агарту һәм кисү махинациясе өчен тоткарланганын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100