Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Суд Тукай районының элеккеге башлыгына карата хөкем карарын йомшартты
Менделеевск суды Тукай районының элеккеге башлыгы Фаил Камаевның адвокаты үтенечен канәгатьләндерде. Аны катгый режимлы колониядән колония-җирлеккә күчерәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ»га судның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, узган елның ноябрендә Чаллы шәһәр суды Тукай районы Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе һәм Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаевка хөкем карары чыгарган иде. Суд аны вәкаләтләрен арттыруда, шулай ук ришвәт алуда гаепле дип тапты.
Тикшерү версиясе буенча, Камаев, үз хезмәт вәкаләтләрен кулланып, таныш кешесенә 273 мең сумнан артык бәяле җир кишәрлегенә милек хокукы биргән, ә үзе бушлай 1,6 млн сумнан артык бәяле өч кишәрлек алган. Моннан тыш, аның үтенече буенча төрле эшмәкәрләр аның өчен 650 мең сумга якын счет түләгәннәр.
Камаев «Яшьлек» Мәләкәс авыл мәдәният йортында эшкуарның башкарган эшләренең бәясен 100 мең сумга арттырган.
Тагын бер очракта контракт буенча түләүләр алуда ярдәм иткәне өчен төзелеш компаниясе аңа Тукай районының Яңа бистәсендә бушлай йорт салган. Ә икенчесендә – «Тракресурс» компаниясе директоры Тукай районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы хезмәткәрләре тарафыннан җир кишәрлекләрен милеккә алу турындагы гаризаларны карауны тизләтүгә ярдәм иткән өчен аңа 280 мең сумнан артык счет түләгән.
Камаев күрсәтмәсе буенча шулай ук дәүләт өчен бик үк отышлы булмаган 25 җир кишәрлеген башка 5 җир кишәрлегенә алмаштыру сизелерлек зыян китерде.
Суд аңа катгый режимлы төзәтү колониясендә утыру, 6 млн сум күләмендә штраф һәм 3 елга җирле үзидарә һәм дәүләт хакимияте органнарында вазифалар биләүне тыю белән 4 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз