news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Суд Тукай районының элеккеге башлыгы Фаил Камаевка өй арестын озайтты

Чаллы суды Татарстанның Тукай районының элеккеге башлыгы Фаил Камаевка өй арестын 6 айга озайтты. Бу хакта «Татар-информ»га судның матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Камаевны үз вәкаләтләрен явызларча куллану һәм арттыру, шулай ук ришвәт алу маддәләре буенча гаеплиләр. Үз гаебен ул тулысынча таныды.

Февральдә суд район советының Фаил Камаевны үз теләге белән эштән китү турындагы карарын законсыз дип тапты. Формулировка «коррупциягә каршы тору турындагы закон таләпләрен бозган өчен ышанычны югалту сәбәпле эштән куылды» дип төзәтелгән.

Искәртик, 2022 елда Камаев коммерция оешмасы вәкиленнән 1,3 млн сумнан артык ришвәт алган. Бу суммага район башлыгы фирмага район объектларында төзелеш эшләре алып баруга подрядчы килешүләре төзүдә ярдәм иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot