news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Суд татарстанлылар өчен электр энергиясенә тарифлар артуга юл куймады

Башкортстан челтәр компаниясе Башкортстанда урнашкан челтәрләрне тоту чыгымнарын Татарстан кулланучыларына да бүлмәкче булган.

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Унберенче арбитраж апелляция суды Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитетын яклаган. Дәүләт комитеты моннан алдарак Башкортстан челтәр компаниясе таләпләрен кире каккан булган. Әлеге хәбәр дәүләт комитеты сайтында басылган.

Башкортстан челтәр компаниясе Башкортстанда урнашкан челтәрләрне тоту чыгымнарын һәм технологик югалтуларга түләүләрне Татарстан кулланучыларына йөкләргә уйлаган булган.

Башкортстан челтәр компаниясе, үз таләпләрен канәгатьләндерүне кире какканга күрә, Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарыннан риза булмаган. Шунлыктан Башкортстан компаниясе әлеге карарны Татарстан Арбитраж судында кабаттан карарга биргән һәм карар анда яклау тапкан. Унберенче арбитраж апелляция суды, киресенчә, Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарын хуплаган, һәм беренче инстанциянең суд карарын кире каккан.

“Әлеге карар халык өчен һәм безнең республиканың башка кулланучылары өчен зур әһәмияткә ия. Башкортстан компаниясе таләбе гамәлдәге тарифларның сизелерлек артуына китергән булыр иде. Якынча санаулар буенча, электр энергиясенә тариф 10 процентка кадәр үсәр иде”, - диделәр Тарифлар буенча дәүләт комитетында.

Алдан Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2018 елның 1 июленнән торак-коммуналь хезмәтләргә арткан бәяләрне җиткергән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100