Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Суд Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең элеккеге җитәкчесен кулга алды
Илнар Җәләловны 500 мең сум ришвәт алуда гаеплиләр.
(Казан, 29 август, “Татар-информ”, Елена Кривопатре). Казанның Совет районы суды Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының оештырылган җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлегенең элеккеге җитәкчесен кулга алды.
Алдан «Татар-информ» Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының оештырылган җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлегенең элеккеге җитәкчесе Илнар Җәләлов ришвәтчелектә шикләнелә дип хәбәр иткән иде. Тикшерү версиясе буенча, ул ике кешедән 500 мең сум акча алган.
Тикшерү версиясе буенча Җәләлов ришвәтне 2014 елда алган. Ул 2018 елның июлендә үк лаеклы ялга чыккан һәм хәзер эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре түгел, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында.
Элеккеге җитәкчегә карата җинаять эше 27 августта кузгатылган.
Тикшерүче Җәләловны 27 октябрьгә кадәр сак астына алуны сорады.
Тикшерү ачыклаганча, Җәләлов Кириллов белән Шәйхетдиновтан 300 мең сум һәм 200 мең сумлык төзелеш материалы (фанера) таләп иткән.
Җәләловның яклаучысы Марат Җәләев бу эшкә республика Президенты Рәхмәт хаты, Татарстынның элеккеге эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровның Рәхмәт хаты, Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгының мактау тактасына кертелү таныклыгы һәм башка грамоталар белән Рәхмәт хатларын да теркәүне сорады. Шулай ук 20дән артык бүләк, шул исәптән хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан өчен. Шулай ук адвокат җәза билгеләгәндә ике нәни баласын һәм инвалид ата-аналарын да исәпкә алуны сорады. Адвокат Җәләловны өй арестында калдыруны сорады.
Җәләлов үзе хәзер Кириллов белән Шәйхетдинов 20дән артык җинаятьтә, шулай ук җинаятьчелек берлеге оештыруда шикләнеләләр диде. Җәләлов фикеренчә, җинаять эше фигурантлары аңа үч итү өчен шикаять язганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз