news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Суд Роберт Мусинны февральгә кадәр сак астында калдырды

Казанның Идел буе районы суды тикшерү дәлилләре белән ризалашты.

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ"). Казанның Идел буе районы суды тикшерү дәлилләрен законлы һәм нигезләнгән дип саный, һәм “Татфондбанк”ның элеккеге башлыгын, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Роберт Мусинны сак астында калдыруны 16 февральгә кадәр озайтты.

Алдагы арест вакыты 16 декабрьдә төгәлләнергә тиеш иде.

Роберт Мусин быел 18 февральдә “Аеруча зур күләмдәге мошенниклык”, “Вәкаләтләреннән явызларча файдалану”, “Акча легализацияләү”, “Салымнарны түләүдән читләшү” маддәләре нигезендә кузгатылган җинаять эшләрен тикшерү кысаларында 3 мартта кулга алынган иде.

Зыян күрүче компанияләр арасында Россия Банкы, “Татфондбанк” ПАО, АСВ һәм башка кредит учреждениеләре бар. Җинаять эшенең 22 эпизоды буенча гомуми зыян суммасы 50,5 млрд сумга җитә.

Мусиннан тыш эш фигуранты булып “Татфондбанк” идарәсе рәисе беренче урынбасары Рамил Насыйров тора. Суд аңа өй аресты билгеләде.
Хәзерге вакытта физик затларның арест салынган мөлкәте  - 400 млн, юридик затларның 4,6 млрд сум тәшкил итә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot