news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Суд приставы алиментчыга нинди очракта җинаять эше кузгатылырга мөмкин булуын әйтте

2018 елның 10 аенда алимент түләмәүчеләргә карата административ хокук бозу турында 2373 эш һәм 808 җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Суд приставлары федераль хезмәте ТР буенча идарәсенең башкарма производствоны оештыру бүлеге башлыгы урынбасары Илзия Исламова алиментчыга нинди очракта җинаять эше кузгатылырга мөмкин булуын әйтте.

“Суд приставлары алиментлар буенча бурычлыларны административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту практикасын актив куллана. 2018 елның 10 аенда алимент түләмәүчеләргә карата административ хокук бозу турында 2373 эш һәм 808 җинаять эше кузгатылган”, - диде Илзия Исламова “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, административ беркетмәләр төзү РФ Җинаять кодексының 157 маддәсе буенча җинаять эше кузгату өчен мәҗбүри шарт булып тора. “Әгәр административ җәза билгеләнгәннән соң ике ай эчендә бурычлы кеше алимент түләүдән баш тартса, бу очракта җинаять җаваплылыгы яный”, - дип белдерде.

“Әйтергә кирәк: административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту бурычлы кешене алимент түләмәүдән азат итми. Мондый кеше җинаять эше кузгатылган очракта да алимент буенча бурычлы булып кала”, - дип аңлатты Илзия Исламова.

Ул, кеше җинаять җаваплылыгына тартылганда, суд мәҗбүри эшләр билгеләвен яки шартлы төстә җәза билгеләвен әйтте. “Әгәр бурычлы кеше авыл җирендә торса, авыл җирлеге советында вак-төяк эшләр табыла. Шәһәр җирендә торак-коммуналь хуҗалык эшләренә һәм башка эшләргә җәлеп ителәләр”, - диде Илзия Исламова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100