news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Суд приставлары Спас районында яшәүченең бурычлары өчен тракторын һәм автомобилен алганнар

Ир-атның банкка 830 мең бурычы бар.

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Суд приставлары Спас районында яшәүченең банкка бурычы булу сәбәпле, тракторын һәм автомобилен алганнар. Бу хәл кредит буенча бурычларны барлау рейды вакытында булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең ММЧ белән эшләү буенча баш белгеч-эксперт Лилия Хәлимова хәбәр итте.

Ир-атның Ульяновск банкына 830 мең бурычы җыелган. Ир-ат билгеләнгән срокта бурычын кайтарганчы, аның милке Спас районы суд приставлары район бүлегендә сакланачак. Бурычлы ир-атка 10 көн бирелгән, әгәр түли алмаса, аның автомобиле һәм тракторы бурычны каплау өчен тотылачак.

Приставлар белдерүенчә, бурычларын түләргә җыенмаган кешеләргә бу ысул йогынты ясый. Милекне алудан тыш, ведомство хезмәткәрләре чит илгә чыгу хокукын чикли һәм җинаять җаваплылыгына да тарта ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot