news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Суд приставлары пассажирларның шәхси мәгълүматларын карау хокукын сорый

Суд приставлары бурычлы кешеләрне эзләү ысулларын арттырырга сорап, Хөкүмәткә мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”) Россия вице-премьеры Ольга Голодец суд приставларына пассажирлар һәм шулай ук экипаж турында шәхси мәгълүматларны карарга рөхсәт бирергә тәкъдим итә. Ул бу мәсьәләне Россия Транспорт министрлыгына РФ Юстиция министрлыгы һәм Федераль суд приставлары хезмәте белән берлектә өйрәнергә күрсәтмә биргән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
 
Моңа кадәр вакытлы матбугатта язуларынча, Ольга Голодец октябрьдә үткәргән киңәшмәдә Федераль суд приставлары хезмәте вәкилләре бурычлы кешеләрне эзләү ысулларын арттырырга сорап мөрәҗәгать иткән булган. Хәзерге вакытта суд приставлары бурычлы кешеләрнең чит илгә чыгу һәм автомобиль белән идарә итү хокукын чикләү турында карар чыгара ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100