news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Суд приставлары идарәсе хезмәткәре, алиментчы үлеп китсә, бурычын кем түләячәген әйтте

Нотариустан “беркем дә варислыкка кермәде” дигән җавап килсә, суд башкарма производствоны туктата.

Суд приставлары идарәсе хезмәткәре, алиментчы үлеп китсә, бурычын кем түләячәген әйтте
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Әгәр дә алиментлар буенча бурычлы кеше кинәт үлеп китсә, мирасы калдырылган булса, бурыч вариска күчә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Суд приставлары федераль хезмәте Татарстан буенча идарәсенең башкарма производствоны оештыру бүлеге башлыгы урынбасары Илзия Исламова хәбәр итте.

“Андый очракта суд приставы нотариуска запрос җибәрә, әгәр дэ нотариустан “беркем дә варислыкка кермәде” дигән җавап килсә, суд башкарма производствоны туктата. Әгәр дә мирас кемгә дә булса калдырган булса, андый очракта алиментлар туктый, бурыч вариска күчә”, - дип аңлатты Илзия Исламова.

news_right_1
news_right_2
news_bot