news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Суд приставлары быел халыктан 4 млрд сумга якын салым бурычын түләттергән

Быелның 10 аенда 152 мең кешенең хисап счетына арест салынган, 25 мең кешенең бурычы хезмәт хакыннан тотып калынган.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Гүзәл Насыйбуллина). Быел Россия суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башкаруында салым һәм башка җыемнар түләттерү буенча 9 млрд 978 млн сумлык 270 меңнән артык эш гамәлдә булган. Бүген шуларның 4 млрдын түләттерүгә ирешелгән. Россия суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарә җитәкчесе урынбасары Эльвира Лабашова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган мабугат конференциясендә шундый саннар китерелде.

“Кызганычка, салым түләү буенча бурычларны үтәмәгән өчен җаваплылыкны халык аңлап бетерми. Безнең хезмәт тарафыннан исә бурыч түләттерүнең шактый җитди алымнары кулланыла. Без бу юнәлештә тагын да активрак эшли башладык”, - ди Эльвира Лабашова.

Ул китергән мәгълүматлар буенча, быелның 10 аенда 152 мең хисап счетына арест салынган, транспорт чараларына куелган тыюлар саны 40 мең тирәсе булган, 25 мең кешенең бурычы кеременнән тотып калынган. Россиядән читкә чыгу тыелган кешеләр саны да, узган елга караганда, 3 тапкырга арткан. Мондый тыю бурыч күләме 10 мең сумнан арткан кешеләргә кертелә.

“Саннар үз-үзе өчен сөйли. 2018 елда без бу эшне дәвам иттерәчәкбез. Һәм тагын да нәтиҗәлерәк эшләрбез, дип уйлыйм. Безнең кулда булган инструментарий ел саен бу юнәлештәге эшне яхшыртырга мөмкинлек бирә”, - дип нәтиҗә ясады Эльвира Лабашова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100