news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Суд приставлары алимент түләмәүчеләрне бурычларын бетерергә өнди

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан приставлар акция уздыра.

(Казан, 27 май, "Татар-информ"). Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, суд приставлары алимент түләмәүчеләрне бурычларын киләсе атнада капларга өнди.
 
28 май - 1 июнь көннәрендә узачак "Суд приставлары - балаларга" акциясе кысаларында, төбәкләрдәге приставлар алимент түләмәүчеләрне бурычларын капларга этәрә, гражданнарга хокукый мәгълүмат бирә һәм бала хокукларына игътибарны арттыра торган чаралар уздырачак. Бу хакта федераль ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә. 
 
2017 елда суд приставы хезмәткәрләре ярдәме белән алимент түләмәүчеләрдән 180 млрд сум акча алынган. Алимент түләү буенча суд карарын үтәмәүчеләргә карата исә 55 мең җинаять эше кузгатылган. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100