news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән хастаханәсе баш табибы ышанычны югалту сәбәпле эштән азат ителергә мөмкин

Прокуратура дәгъвасы буенча суд Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына Чирмешән үзәк район хастаханәсе баш табибы Лилия Мортазинаны ышанычны югалтуга бәйле рәвештә эштән азат итәргә кушты.

ТР прокуратурасында белдерүләренчә, Мортазинаның ике вазифа буенча 1,9 миллион сумнан артык стимуллаштыручы түләүләр исәпләве ачыкланган. Моннан тыш, тикшерү вакытында аның үз туганнарына арттырылган премияләр һәм өстәмә акча түләве билгеле булган.

Тикшерүдән соң Мортазинаны эштән азат итү турында күрсәтмә бирелгән, әмма Сәламәтлек саклау министрлыгы аңа бары тик шелтә генә белдергән. Шуннан соң прокуратура судка мөрәҗәгать иткән, һәм суд ведомствога хатын-кызны эштән азат итәргә кушкан. Карар әлегә законлы көченә кермәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot