news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Суд машинага тюбинг тагып шуганда һаләк булган кызның үлемендә гаепләнүчене тыңлады

Бүген Казанның Киров судында 22 яшьлек Эвелина Якуповадан сорау алдылар. Аны юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, кеше үлеменә китерүдә гаеплиләр.

Тикшерү версиясе нигезендә, 8 гыйнварда Аракчино бистәсендә Эвелина Якупова машинасына тюбинг таккан һәм анда дус кызын – 20 яшьлек Дарья Акинованы утыртып йөртергә булган.

Бер мизгелдә автомобиль тизлеген арттырган, һәм кыз утырган тюбинг югары тизлектә юл билгесенә килеп бәрелгән. Коточкыч һәлакәт булган мизгел видеокүзәтү камераларына эләккән.

Зыян күргән 20 яшьлек Дарьяны хастаханәгә алып килгәннәр. Хастаханәгә килгәч кыз үлгән. Гаепләнүче Эвелина Якупова табибларга дус кызы тюбингта таудан шуып төште һәм коймага килеп бәрелде, дип сөйләгән. Фаҗига урынына ике егет килгән, алар кан эзләрен яшергән һәм тюбингны үзләре белән алып киткән. Моны, тюбинг юл билгесенә бәрелгән мизгелне кебек үк, урамдагы видеокүзәтү камералары төшергән.

Кызның үлеменнән соң тикшерүчеләр Дарья Акинова бәрелгән койманы карау өчен фаҗига урынга килгән. Шул вакытта машина йөртүче нәрсәнедер яшерә дигән шик туган. Тиздән вакыйганың барлык нечкәлекләре билгеле булды һәм кызны сак астына алдылар.

Бүген судта Казанның Киров районы прокуроры урынбасары Михаил Ефимов гаепләнүченең күрсәтмәләре теркәлгән эш материалларын укыды.

«Мин дус егет һәм кызларга – Даша, Никита һәм Димага тюбингта шуарга барырга тәкъдим иттем», - диелә эш материалларында.

20 яшьлек Дарья Акинова юл билгесенә бәрелеп җитди җәрәхәтләр алгач, компания ашыгыч ярдәм чакырткан, дип күрсәтелгән документларда. Әмма соңрак яшьләр зыян күргән кызны хастаханәгә үзләре алып барырга булган.

«Без булган хәлне бәхетсезлек очрагы дип санадык, шуңа күрә вакыйганың нечкәлекләрен сөйләмәдек», - дип белдерде тикшерүчеләргә Эвелина Якупова.

Судта кыз барлык күрсәтмәләре дә дөрес булуын әйтте. Ул шулай ук инциденттан соң компания һәлак булган кызның әйберләрен – башлыгын һәм бияләйләрен алу өчен вакыйга урынына баруын сөйләде.

«Бу төнге сәгать дүртләр тирәсендә булды. Мин тюбингны алып машинага салдым. Әйберләр барысы да чәчелгән иде. Аннары без Дашаның әнисе янына киттек», - диде ул.

Шул ук вакытта гаепләнүче видеоязмада күрсәтелгәнчә кан эзләрен яшерергә тырышмавы турында әйтте.

«Мин Дашаның телефонын эзләдем. Без әйберләрне алып аның әнисенә илтергә генә теләдек», - дип сөйләде Эвелина Якупова.

Киләсе утырышта яклар арасында фикер алышуны башлау планлаштырыла. Дәүләт гаепләве яшь кызның үлеме өчен җәза билгеләүгә карата таләпләрен игълан итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100