news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Суд машина йөртүчеләргә, авариягә очрагач, шунда ук алкоголь куллануны тыйды

Россия Югары суды машина йөртүчеләргә юл-транспорт һәлакәтеннән соң ук алкоголь куллануны тыйды.

ТАСС хәбәр иткәнчә, 2023 елның мартында Карелиядә яшәүче кешене «Машина йөртүчегә юл-транспорт һәлакәтеннән соң алкогольле эчемлекләр куллану тыелу турында юл хәрәкәте кагыйдәсен үтәмәү» маддәсе буенча гаепле дип таныганнар. Аңа 30 мең сум штраф салганнар һәм 1,5 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр.

Автомобиль кюветка төшеп киткән һәм әйләнеп капланган, җиңел машинага җитди зыян килгән.

Машина йөртүче юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштерү өчен ЮХИДИ инспекторын көткән арада алкоголь кулланган.

Ир-ат карарга шикаять белдерергә тырышып караган, әмма суд аның дәлилләрен ышандырырлык түгел дип тапкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot