news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Суд Махачкала мэрын ун тәүлеккә сак астына алды

Әгәр дә Мусаевка гаепләү белдерелсә, аны сак астында тоту ике айга кадәр озайтылачак.

Суд Махачкала мэрын ун тәүлеккә сак астына алды
Ильнар Тухбатов

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”). Махачкала мэры Муса Мусаев гаепләү белдерелгәнгә кадәр суд тарафыннан ун тәүлеккә сак астына алынган. Бу хакта РИА “Новости” җиткерә.

Агентлык мәгълүматы буенча, әгәр дә Мусаевка гаепләү белдерелсә, аны сак астында тоту ике айга кадәр озайтылачак. Алдарак Мусаевка карата җинаять эше кузгатылганлыгы хәбәр ителгән иде.

2016 елның мартында Мусаев “АСПК “ җәмгыятенә милке итеп республикага караган кишәрлекне биргән. Белгечләр Дагыстан бюджетына килгән зыянны 80 млн дип бәяләгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot