Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Суд «Крокус»тагы теракт турындагы эшнең беренче фигурантын Мирзоевны кулга алды
Суд «Крокус Сити Холл»да булган теракт эше буенча беренче фигурант Далерджон Мирзоевны кулга алды. Бу хакта телеграмма-каналда Мәскәүнең гомуми юрисдикция судларының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәбәрдә күрсәтелгәнчә, Мирзоев, Кораллы оешкан төркем составында, «Крокус Сити Холл» биналарында булган РФ гражданнарына атуда катнаша. Шуннан соң гаепләнүчеләр «Крокус Сити Холл» бинасын яндыралар.
Моннан тыш, Мирзаев гаепне тулысынча таныган дип күрсәтелә.
«Басман район суды тикшерү органнарының үтенечен канәгатьләндерде һәм Мирзоевка карата 1 ай 28 тәүлеккә, ягъни 2024 елның 22 маена кадәр сак астына алу рәвешендә сак чарасы сайлады», – дип күрсәтелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз