news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Суд Кормановның намус һәм абруйны яклау турындагы дәгъвасын кире какты

ТРның элеккеге юстиция министрының улы ТР прокурорыннан элегрәк игълан ителгән мәгълүматны халык алдында дөрес түгеллеген исбат итүне таләп итте

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Суд Илдар Кормановның Татарстан прокуроры Илдус Нафыйковка карата намус, абруй һәм эшлекле дәрәҗәне яклау турындагы дәгъвасын канәгатьләндерүдән баш тартты. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Казанның гариза материаллары тикшерелгән  Вахитов районы суды матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

ТРның элеккеге юстиция министры Мидһәт Кормановның улы - Илдар судтан Татарстан прокуратурасыннан 2013 елда матбугат конференциясендә күзәтү ведомствосы башлыгы китергән "дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматларны" ачык төстә инкарь иттерүен сораган иде.

Корманов һәм аның адвокатлары фикеренчә, узган көздә яңгыраган мәгълүмат ММЧ та киң яңгыраш тапкан, ул аның үзе һәм гаиләсе турында начар фикерләр тудырган.        

news_right_1
news_right_2
news_bot