news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Суд Кемеровода янган сәүдә үзәге милекчесен сак астында калдырды

Кемерово шәһәренең Завод район суды Юлия Богданованың апелляция шикаятен канәгатьләндермәде.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Суд Кемеровода янган «Зимняя вишня» сәүдә үзәге милекчесе Юлия Богданованы (ул бер үк вакытта сәүдә үзәгенең генераль директоры да) сак астында калдырды, дип хәбәр итә РИА «Новости» агентлыгы.

Кемерово шәһәренең Завод район суды Юлия Богданованың апелляция шикаятен канәгатьләндермәде. Район суды «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә янгын куркынычсызлыгы системасын булдырган компания җитәкчесен сак астында калдырды.

Юлия Богданова һәм Кемерово өлкәсе Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Тәнзилә Комкова 31 мартта кулга алынды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot