Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Суд Казанның Мәскәү районындагы медицина үзәген ике айга япты
Суд Казанның Мәскәү районында хирургия һәм проктология үзәге эшен 60 тәүлеккә туктатты. Бу хакта Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Роспотребнадзор белгечләре ачыклаган күпсанлы хокук бозулар нигез булды. Әйтик, эчке куышлыкларны карау өчен приборлар – эндоскоплар бозулар белән эшкәртелгән. Моннан тыш «пычрак», «чиста» һәм «стериль» зоналарга бүленү, шулай ук анестезиядән соң пациентларны күзәтү өчен бина юклыгы ачыклана.
«Суд мондый җитешсезлекләрне пациентларны кабул итүне туктатмыйча бетереп булмый дигән нәтиҗәгә килде», - дип билгеләделәр суд приставлары.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз