news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Суд Казанда Химиклар урамында ике кеше үтерүдә шикләнелүчене тоткарлау срогын озайтты

Җинаять кылу коралы әлегә табылмау сәбәпле, тикшерүчеләр шикләнелүчене тоткарлау срогын озайтуны сораган.

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”, Елена Кривопатре). Суд Казанда Химиклар урамында берьюлы ике кеше үтерүдә шикләнелүчене тоткарлау срогын 72 сәгатькә, 5 октябрьнең 14 сәгать 50 минутына кадәр озайтты.

Алдан “Татар-информ” 30 сентябрьдә кич белән Казанның Химиклар урамындагы “Энергетик” гараж комплексында берьюлы ике кеше үтерелүе турында хәбәр иткән иде. Тикшерү фаразлары буенча, Александр Архиреев 26 һәм 27 яшьлек ир-атларга пычак белән ташланган. Алган җәрәхәтләрдән ир-атларның берсе урында ук, икенчесе хастаханәдә үлгән. Үтереш сәбәбе булып, ир-атлар арасындагы элеккеге низаг торган.

Александр Архиреевны икенче көнне үк тоткарлаганнар, әмма ул күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан. Хәзерге вакытта аңа үтерүдә гаеп белдерелгән.

Җинаять кылу коралы әлегә табылмау сәбәпле, тикшерүчеләр шикләнелүчене тоткарлау срогын озайтуны сораган.

Архиреев үзе бүген судта беркемне дә үтерергә планлаштырмавын, бары үзенә ташланган ир-атлардан гына саклануын әйтте.

“Мин беркемгә дә үлем теләмәдем, мин үземне генә сакладым. Менә шулай килеп чыкты. Үлем очрагы өчен җаваплылыкны мин үземнән төшермим”, - дип сөйләде Архиреев.

Экспертиза күрсәткәнчә, пычак Беляковның йөрәгенә кадалган, ә Хәкимуллинның эченә. Мәрхүм булган 27 яшьлек Стас Беляковның ике айлык баласы калган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100