news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Суд Казан югары уку йорты элеккеге проректорын өй сагына күчерде

Александр Кочнев каты авыру сәбәпле, үзен изолятордан күчерүләрен сораган.

(Казан, 8 август, “Татар-информ”, Егор Никитин). Бүген Казанда узган суд утырышында Татарстан Югары суды КНИТУ-КХТИ экс-проректоры Александр Кочневны тикшерү изоляторыннан азат итеп, өй сагына күчерде.

Югары уку йортының элеккеге проректоры Александр Кочневны июль ахырында тоткарладылар. Ул аеруча зур күләмдәге караклыкта гаепләнә. Узган суд утырышында Кочневны 17 сентябрьгә кадәризоляторга җибәрү карары чыгарылган иде. Әмма экс-проректорның яклаучысы Татарстан Югары судына шикаять биргән.

Кочневның үз сүзләренчә, 2015 елда ук аңарда онкология авыруы табылып, операция ясалган, шуннан соң ул даими рәвештә табиблар күзәтүендә һәм дару эчеп тора. Яклаучы фикеренчә, изолятордада кабул итү өчен андый дарулар булмаска мөмкин.

Нәтиҗәдә, Югары суд Александр Кочневны сак астыннан чыгарып, өй сагына күчерү карарын кабул итте. 

Искәртеп үтик, шушы ук эш буенча берничә кеше үтә: шул исәптән КНИТУ-КХТИның “Химик технологиядә иноватика” кафедрасының бүген кулга алынган ассистенты Игорь Дубовик та бар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot