Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Суд карары белән Әлмәт һәм Чирмешәндә җәмәгать туклануы нокталары вакытлыча ябылган
Әлеге оешмаларда ковидка каршы чаралар тиешенчә булмавы ачыкланган.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Суд карарлары нигезендә, ковидка каршы чаралар тиешенчә үтәлмәве аркасында, Әлмәт һәм Чирмешәндә ике оешмада җәмәгать туклануы нокталары вакытлыча ябылган.
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина узган атнада ведомство 358 объектта ковидка каршы чаралар үтәлешен тикшергәнен әйтте.
«47 сендә хокук бозулар ачыкланган. Бу тикшерелгәннәрнең 13 процентын тәшкил итә. 383 мең сумга 32 беркетмә төзелгән. Материаллар буенча судлар ике объектның эшен вакытлыча туктаткан. Бу Әлмәттә һәм Чирмешәндә җәмәгать туклануы нокталары», — диде ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.
Любовь Авдонина әйтүенчә, вирус ачыкланган урыннарда оешкан коллективларда мәҗбүри вакцинация турында 555 карар чыгарылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз