news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә ир-атны пычак белән кадап үтергән егет тикшерү изоляторына озатылды

Казанның Вахитов районы суды тикшерүче үтенече буенча кичә ир-атны пычак белән кадап үтергән 18 яшьлек Булат Хисмәтуллинны ике айга тикшерү изоляторына озаттылар.

«Татар-информ» агентлыгы ачыклаганча, фаҗига очраклы рәвештә килеп чыккан. Элегрәк ир-егетләр үзара таныш булмаган, алар арасында низаг купкан һәм Булат Хисмәтуллин үзен рәнҗетүчене салкын корал ярдәмендә «акылга утыртырга» булган.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы әлеге фаҗиганең Борһан Шаһиди урамында булуы хакында хәбәр иткән иде. Егет 49 яшьлек ир-атка биш тапкыр пычак белән кадаган. Шуннан соң зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, һөҗүм итүче исерек булган – аны урында ук тоткарлаганнар. Җинаять эше кузгатылган. Егеткә 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

news_right_1
news_right_2
news_bot