Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Суд һәлак булган хәрбинең хатынына мошенниклар урлаган 4 млн сумны кайтаруны йөкләде
Бурятия Республикасы Суды Татарстан прокуратурасының дәгъвасын канәгатьләндерде һәм махсус операциядә һәлак булган хәрбинең хатынына 4 миллион сумны кире кайтару карары чыгарды. Бу акчаларны аннан мошенниклар урлаган.
Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, июнь аенда туендыручыны югалту буенча түләү алган хатын-кыз, мошенникларның югары керемле инвестицияләр турындагы вәгъдәләренә ышанып, аларга 5 миллион сумнан артык акча күчерә.
Ачыкланганча, урланган акчаның бер өлеше – 4 миллион сумы – Бурятиянең Кяхта шәһәрендә яшәүче хатын-кызның банк счетына күчкән. Бу хатын-кыз үз счетын мошенникларга законсыз операцияләр башкару өчен биргән була.
Әгерҗе районы прокуратурасы счет хуҗасыннан күчерелгән акчаларны кире алу турында дәгъва белдерә. Суд әлеге таләпне канәгатьләндерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз