Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Суд Finiko компаниясенә нигез салучы Кирилл Доронинны Тикшерү изоляторында калдырды
Аңа мошенниклык гамәлләре өчен гаепләү белдерелгән.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Мәскәү шәһәре суды Finiko компаниясенә нигез салучы Кирилл Доронинның апелляция үтенечен канәгатьләндермәде. Доронин үзен Тикшерү изоляторыннан чыгаруны сораган иде.
Finiko компаниясенә нигез салучы белән бергә компаниянең вице-президенты Илгиз Шакиров та җәзаны йомшартырга тырышты. Бу хакта башкала суды матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ике апелляция дә бүген каралды. Мәскәү шәһәре суды карарны кыска вакытта кабул итте. Кирилл Доронин белән Илгиз Шакиров Тикшерү изоляторында калачак.
Искәртик, Мәскәүнең Тверь районы суды Кирилл Доронинның сак астында булу вакытын озайтты. Бу процесс Яңа ел алдыннан булды. Хәзер Finiko компаниясенә нигез салучы Доронин башкалада Тикшерү изоляторында утыра. Аңа мошенниклык гамәлләре өчен гаепләү белдерелгән. Компания лидеры үз гаебен танымый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз