news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Суд элеккеге прокурор Али Куповка ришвәт буларак айфон алган өчен хөкем карары чыгарды

Суд элеккеге прокурор Али Куповка ришвәт буларак айфон алган өчен хөкем карары чыгарды
Фото: © Дмитрий Шатров, «Татар-информ»

Казанның Вахитов суды ТР Прокуратурасының җинаять-суд идарәсе органнарында тикшерү күзәтчелеге бүлегенең элеккеге башлыгы Али Куповка, шулай ук Евгения Покровскаяга һәм Артем Мясниковка хөкем карары чыгарды.

«Гаепле дип танырга һәм Куповка сигез ел гомуми режимлы колония һәм 3 миллион 270 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләргә», - диде судья. Моннан тыш, суд карары нигезендә Куповны «юстиция киңәшчесе» чиныннан мәхрүм итәчәкләр.

Покровскаяга 2,2 миллион сум штраф билгеләделәр һәм биш ел колониягә хөкем иттеләр, ә Мясниковны өч елга сынау срогы белән шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

Әнисе Түбән Кама прокуроры булган Али Куповны ришвәт буларак 110 мең сумлык айфон алуда гаепләделәр. Тикшерүчеләрнең мәгълүматларына караганда, телефонны аңа күрсәткән ярдәме өчен йөргән кызы Евгения Покровскаядан тапшырган. Кыйммәтле гаджетны аңа Әрмәнстан гражданкасы Римм Сукиасян биргән.

Тикшерү версиясе нигезендә, Сукиасян наркотиклар сатмакчы булган өчен җаваплылыкка җәлеп ителгән, полиция хезмәткәрләре аннан ике телефонын тартып алган, ләкин Купов аларны кирекайтарырга ярдәм иткән.

Купов Сукиасянның җинаятькә катнашы булуны раслаучы дәлилләр булган ике мобиль җайланманы кире алган. Сукиасян телефоннардагы мәгълүматны бетергән һәм телефонны завод көйләүләренә кайтарган.

Покровская белән Мясниковны балигъ булмаганнарны җәлеп итеп фахишәлек белән шөгыльләнүне оештыруда гаепләделәр. Тикшерү версиясе нигезендә, алар берничә интим-салон тоткан. Тикшерүчеләрнең мәгълүматларына караганда, керемнәрен арттыру өчен салонда эшләүче «массажист» хатын-кызлар фахишәлек белән дә шөгыльләнгән. Кызларның берсенә 18 яшь булмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot