news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Суд чынлыкта булмаган турлар саткан турфирма җитәкчесенә карата хөкем карары чыгарды

Казанда суд 47 яшьлек Альбина Гурьяновага карата хөкем карары чыгарды. Аны мошенниклыкта гаепле дип таныдылар. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе нигезендә, «Профи Тур Казан» һәм «Фортуна Тур» турфирмаларында җитәкче вазифаларын башкарган хатын-кыз 2018 елның маеннан 2023 елның июленә кадәр 18 клиенттан 2,9 миллион сумнан артык акча урлаган. Ул клиентлардан турлар оештыру өчен акча алган, ләкин вәгъдә ителгән туристик хезмәтләрне күрсәтмәгән.

Гурьянова гаебен өлешчә таныды. Суд аны 3,5 елга колониягә хөкем итте.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән, аңа карата дәгъва белдерелә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot