Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Суд Бөгелмәнең элекке мэрының 115 млн сумлык милкен конфискацияләү турында карар чыгарды
Татарстан Республикасының Биектау район суды прокуратураның таләпләрен канәгатьләндерде һәм Бөгелмәнең элеккеге мэры Линар Закировның, шулай ук аның гаилә әгъзаларының 115 миллион сумлык милкен дәүләт файдасына конфискацияләү турында карар чыгарды. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү Закиров тоткан чыгымнарның рәсми керемнәргә туры килмәвен ачыклады.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 2016 елдан 2022 елга кадәр элеккеге мэрның әнисе исеменә - Мәскәү һәм Казанда ике фатир, коммерцияле бина, каенанасы исеменә - йорты да булган җир кишәрлеге һәм Сочидагы фатир, ә каенанасы исеменә Porsche Cayenne автомобиле рәсмиләштерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз